Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 265 машина кар чистарта

0

Бүген иртән Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 265 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, ә төнлә аларда 383 машина кар чистарткан. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәк юлларында тәүлеккә 2264 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 30 тонна тоз тотылган.

Республикада төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тоту өчен файдаланыла торган техника паркына кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материалларны бүлү эшләрен башкару өчен җайлаштырылган 1125 махсуслаштырылган юл машинасы керә.

Шул ук вакытта ком-тоз катнашмасын һәм техник тозны бүлү өчен 345 катнаш юл машинасы кулланыла, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (843) 291-91-91.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *