Шадриков РФ Табигать министрлыгының Су ресурслары Департаменты директоры итеп билгеләнде
Татарстан Республикасының элеккеге Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары Департаменты директоры итеп билгеләнде. Бу хакта бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан экология министры Александр Шадриков яңа вазифага күчә – Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу Департаменты директоры», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Яңа вазифасында Александр Шадриков илнең су объектларын савыктыруның масштаблы мәсьәләләрен, Идел елгасын һәм Байкал күлен дә кертеп, шулай ук илнең гидрокаскадларын җайга салу, Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү мәсьәләләрен һәм башкаларны җитәкләячәк.
«Шадриковның Татарстанның экология өлкәсендәге тәҗрибәсе, аның җитәкчелегендә Иделне савыктыру һәм Казансуны экореабилитацияләү проектлары уңышлы гамәлгә ашырылган, су ресурсларын торгызу буенча Илкүләм программага мөһим өлеш кертәчәк. Александр Шадриков яңа эшкә гыйнвар бәйрәмнәреннән соң ук керешә», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Александр Шадриков ТР Экология һәм табигый ресурслар министры вазифасына 2018 елның 8 февралендә килде. Сигез елга якын ул министрлыкта эшләгән, моңа кадәр ТР Чүпрәле районы башлыгы булып эшләгән. Кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Экология министрлыгы башлыгының үз вазифасыннан китүе турында игълан итте.
