Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Белгеч: Гыйнварда аванс гадәттәгедән азрак булырга мөмкин

0

Биш көн эш графигы белән эшләүче россиялеләрнең гыйнвар ае авансы зур булмаска да мөмкин, әмма тулаем алганда гыйнвар хезмәт хакы кимемәячәк, дип сөйләде «Российская газета»га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Финанс контроле һәм казначылык эше» кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Дарья Руднева. Эксперт сүзләренчә, яңа ел каникулларыннан соң гыйнварда аванс зур булмаячак, чөнки 1-15 гыйнварда биш көнлек эш атнасында эшләүчеләрнең нибары дүрт эш көне булачак.

«Тагын шуны да истә тотарга кирәк, локаль актлар белән эш бирүче гыйнвар өчен авансны процентларда беркетергә хокуклы (мәсәлән, окладтан 35%) яки аванс өчен исәп-хисап чорын киңәйтергә хокуклы (айның 15 көне түгел, ә 20 көне), бу аванс суммасының артуына китерәчәк. Әмма һәрхәлдә гыйнвар авансы елның башка айлары авансыннан азрак булачак», - дип аңлатты Дарья Руднева.

Гомумән алганда, Яңа ел каникуллары гыйнвар өчен хезмәт хакы күләмен киметми: эш вакыты нормасы тулысынча эшләп беткән очракта, хезмәткәр 2026 елның беренче аенда тулы оклад алырга тиеш, дип өстәде доцент.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *