Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Бер тәүлектә Казан урамнарыннан 10 мең тоннага якын кар чыгарганнар

0

Соңгы тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан 9,8 мең тонна кар чыгарылган – үткән көнгә караганда 700 тоннага күбрәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә юлларны чистартуда 687 берәмлек махсус техника һәм 513 юл эшчесе катнашты. Көндез кар җыю эшләренә 378 машина һәм 492 юл эшчесе чыгачак, диделәр шәһәр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Казанда кичәге көннән бирле көчле буран дәвам итә, бу юлларны һәм урамнарны җыештыруны катлауландыра. Кардан чистарту эшләре көндез дә, төнлә дә алып барылача.

Бер тәүлектә юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 1,3 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган. Кышкы сезон башыннан ТР башкаласы урамнарыннан барлыгы 137,8 мең тонна кар чыгарылган. Монда шулай ук 23,8 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.

Проблемалы участоклар турында 236-4-123 (әгәр бу ишегалды булса) һәм 222-7-222 (әгәр бу гомумшәһәр территориясе булса) телефоннары, шулай ук @kznhelpbot Telegram-боты аша хәбәр итәргә мөмкин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *