Казан – Чаллы юлында авария булу сәбәпле җиде чакрымга сузылган бөке барлыкка килгән
Түбән Яке авылы янында, Казан – Чаллы трассасында җиде чакрымга сузылган бөке барлыкка килгән. «Яндекс.Карты» сервисы мәгълүматларында шулай диелә.
Машина йөртүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, әлеге участокта фура катнашында юл-транспорт һәлакәте булган - йөк машинасы кабинасы юлны өлешчә ябып куйган.
Кичә Татарстанда һава торышы начараю сәбәпле төбәкнең барлык трассаларында йөк машиналары һәм автобуслар өчен чикләүләр гамәлдә булды. Юл шартларын тотрыклы хәлгә килгәннән соң бүген күпчелек чикләүләрне гамәлдән чыгардылар.
