Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азнакайның яшь көрәшчеләре Кыш бабай призына көч сынашты

0

Азнакайның «Алга» футбол манежы яшь көрәшчеләрне бергә җыйды. Биредә 2008-2013, 2014 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге көрәшчеләр Кыш бабай призына бил алыштылар. Ярышлар 15 авырлык категориясендә узып, һәркайсы буенча җиңүчеләр билгеләнде. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

Үз авырлык категориясендә Рәхимов Мурат, Сафин Данияр, Кадыйров Нурсолтан, Хәертдинов Раяз, Галимов Набиль, Хәбипов Данир, Исмәгыйлов Радель, Заһиров Артур, Сабиров Самир, Миңнегалиев Рифат, Исламов Айзат, Хәбипов Илдан, Хурамшин Ранил, Курманов Данияр, Боронин Илья чемпион калдылар.

Аерым номинацияләрдә бүләкләнүчеләр булды. Хафизов Эмиль – «Җиңүгә омтылыш», Айзат Исламов – «Иң яхшы алым», Әмир Әхмәтшин «Иң яшь көрәшче» булып танылды.

Җиңүчеләр һәм призерларга медаль һәм Рәхмәт хатлары белән Кыш бабай бүләкләре дә тапшырылды, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *