Татарстанда VII Төбәкара «Сәфәр» мөселман форумы башланды
Әлмәт шәһәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Төбәкара «Сәфәр» мөселман форумы башланды, анда бөтен Россиядән 50 мөселман катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәт мөхтәсибәте теләктәшлегендә уза торган проектта Үзбәкстан, Чиләбе, Краснодар, Башкортстан Республикасы, Санкт-Петербург, Төмән һәм Самарадан, Казаннан, Татарстан Республикасы шәһәр-районнарыннан 30 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән, гаиләле парлар катнаша.
Тантаналы ачылышта аларны Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин сәламләде. Ул мондый форумнарның мөселман өммәтен берләштерүен билгеләп үтте.
2026 елда Форум «Күкләр сере» дигән темага багышлана. «Сәфәр» форумы белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы булып тора. Чарада катнашучылар Әлмәтнең Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә һәм Әлмәт Җәмигъ мәчетендә чакырылган остаз теолог, китаплар авторы, Нәзарәтнең дәгвәт бүлеге хезмәткәре Мөхәммәдрәсул Гыймбатовтан дәресләр алачак.
Алар шулай ук Галәм турында гыйлемнәрне Коръән аша караячак, аятьләрне раслаучы фәнни фактлар белән танышачак, бу хакта фикер алышачак. Шулай итеп, алар Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган мәхлүкат темасын - лекцияләр, диалоглар һәм уйланулар аша ача, шулай ук рухи көч туплый һәм яңа казанышларга йөз тота алачак.
