Татарстанда кар, җепшек кар һәм юлларда бозлавык көтелә
Бүген, 9 гыйнварда, Татарстанда көнбатыш циклонның атмосфера фронты йогынтысы нәтиҗәсендә болытлы һәм дымлы һава торышы саклана, температура күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Урыны белән, шулай ук Казанда бераз кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Иртән аерым районнарда төнлә башланган буран дәвам итә һәм томан саклана.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исүе көтелә. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, Казаннан тыш, аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы -2..-7 градус тәшкил итсә, көндез Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы 0..-5 градусны (республика башкаласында -1..-3 градус) күрсәтәчәк.
