Илдар Кыямов: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре буенча эшләгәндә, бөтен калебең белән елыйсың
«Сүземне ерактанрак – Мөхәммәт абыйның халыкчанлыгыннан башлыйсым килә. 80 нче еллар тирәседер, Мөхәммәт абый ул вакыттагы Татарстан дәүләт телекомпаниясендә интервью бирә. Диктор ханым: «Мөхәммәт Сөнгатович, нишләп авылда яшьләр калмый икән?» – дип сорый. Бөдрә, матур җавап көткәндер инде. Мөхәммәт абый – Мөхәммәт абый булмас иде, шалт итеп, турысын әйтмәсә. Болай диде: «Тезгә кадәр резин итек кимичә фермага барып булмый, ял итәргә яшьләргә клуб юк, балалар бакчасы юк, медицина хезмәте юк, ул яшьләр нишләсен? Шул проблемаларны хәл итмичә, яшьләрне авылга кайтарып булмый»,– диде. Шул вакыт минем әти: «Ну, Мөхәммәт пешерде», – диде.
Шул көннән соң Мөхәммәт Мәһдиев исеме безнең гаиләдә Робин Гуд исеме белән янәшә йөри башлады. Мин Мөхәммәт Мәһдиевның бөтен фәнни һәм публицистик әсәрләрен укып бара идем. Миңа аның стиле, өслүбе, материалны җиткерә белүе ошый иде.
Аның үзен тере килеш күрү дә хәтердә калган. Мин – журналистика факультеты студенты – Ленин бакчасы тукталышында трамвай көтеп басып торам. Менә университет ягыннан, таудан мәһабәт гәүдәле бер кеше төшә. Таныйбыз бит инде – Мөхәммәт Мәһдиевны телевизордан да күреп торабыз. Трамвайга утырдык, мин күзәтеп барам. Ул тәрәзә янына утырды да, тезенә дипломатын куеп, китап чыгарды, китап укып кайта. Трамвайда кайткан вакытын да әрәм итмичә укып кайтты – галим кеше бит: шулай акыл эше, зиһен эше белән шөгыльләнгән.
Еллар узгач, аның белән аралашырга да насыйп булды: Татарстан китап нәшриятыннан аның «Торналар төшкән җирдә» әсәрен тавышландырырга миңа тапшырдылар. Бик яратып укыдым. Иң зур эшебез – «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча фильм булды. «Ватан» киностудиясе сценарийга диалоглар язу эшен миңа тәкъдим итте. Сценариен Александр үзе язган иде. Бер карасаң, аның нәрсәсе бар кебек – тоттың да яздың. Ләкин алай гына түгел икән, монда Мөхәммәт абыйны үзгәртергә дә ярамый, ләкин нәрсәдер өстәп язарга да кирәк.
Диалог – ул кино. Алыну алдыннан, бик борчылып, Гәүһәргә шалтыраттым. «Синең хиссиятең җитәрлек булырга тиеш, мин сиңа ышанам», – диде ул. Аллаһка шөкер, башкарып чыктым. 20 серияле фильмның 16 сериясен мин эшләп чыктым. Күбесен редакциядә эшләдем, чөнки, аны язу өчен, тынгысыз атмосфера кирәк иде. Язганда, ике күзем мөлдерәмә яшь була иде, Мөхәммәт абый әсәрләре буенча эшләгәндә, бөтен калебең белән елыйсың...», – ди ул.
Кичәдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.
- Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу: «Әллә киносын Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?»
