Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Юлай Низаев «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсында лауреат булды

0

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсында лауреат булды. Бәйгене ел саен Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россия Журналистлар берлеге үткәрә. Былтыр ул 30нчы мәртәбә узды.

«Интернет-басмаларда иң яхшы шәхси язмалар номинациясендә җиңү яуладым. «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсын журналистлар даирәсендә әһәмиятле һәм актуаль бәйгеләрнең берсе дип саныйм. Ул үзеңне чын профессионаллар арасында күрсәтергә, илнең иң яхшы репортерлары һәм журналистлары арасында иҗади көчтә, каләм үткенлегендә ярышырга мөмкинлек бирә. Мәртәбәле жюри әгъзалары уңышларыбызны һәм казанышларыбызны билгеләп үтүенә бик шатмын», – диде Юлай Низаев.

Конкурста Россия икътисадын һәм илдәге бизнес үсешен яктыртучы материаллар бәяләнә.

  • «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсын 1993нче елдан башлап Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россия Журналистлар берлеге үткәрә. Бәйгенең максаты – ил журналистикасында икътисади юнәлешне үстерүне стимуллаштыру һәм җәмәгатьчелек игътибарын илнең актуаль икътисади көн тәртибенә җәлеп итү. Конкурсның утыз елдан артык тарихында аның лауреатлары арасында бөтен Россиядән йөзләгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре булган.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *