«Татар-информ» журналисты халыкара яшь журналистлар конкурсы финалисты булды
Россиянең халыкара эшләр буенча советы (РСМД) конкурсның йомгаклау исемлеген игълан итте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина 2025 елдагы халыкара яшь журналистлар конкурсы финалисты булды. Ул – «Халыкара мәсьәләләр буенча иң яхшы интервью» номинациясе финалистлары арасында. Финалга барлыгы 116 гариза арасыннан иң яхшы 66 эш сайлап алынган.
Зилә Мөбәрәкшина конкурска БРИКС саммиты вакытында кунакларны чәк-чәк белән каршы алган Рәзилә Сиренеева белән әңгәмәсен тәкъдим итте.
Конкурсны Россиянең халыкара эшләр буенча советы Россия Журналистлар берлеге һәм «Международная жизнь» журналы белән берлектә үткәрә. Чарага «Интерфакс» агентлыгы, Александр Горчаков фонды һәм ТАСС агентлыгы кебек оешмалар ярдәм күрсәтә. «Быел катнашучылар арасында иң зур көндәшлек аналитик мәкаләләр номинациясендә күзәтелде. Гаризаларның 64 проценты нәкъ менә халыкара аналитика юнәлешенә туры килде», – диелә хәбәрдә.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, җиңүчеләрнең исемнәре 2026 елда тантаналы бүләкләү чарасында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Россия Журналистлар берлеге һәм «YOJO.ru» мәгълүмат проекты финалистларның эшләренә аерым бәя бирәчәк.
Моннан тыш, Александр Горчаков исемендәге фонд мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендәге халыкара элемтәләрне яктырткан конкурсантларны билгеләп үтәргә ниятли. Конкурс яшь журналистларга халыкара аренада үзләрен таныту өчен зур этәргеч булып тора. Быелгы катнашучылар арасында студентлар һәм аспирантлар да активлык күрсәткән. Россиянең халыкара эшләр буенча советы финалга уза алмаган авторларга да хезмәттәшлек тәкъдим итә.
- Зилә Нияз кызы Мөбәрәкшина 2017 елдан «Татмедиа» АҖ филиалы «Татар-информ»ның татар редакциясендә журналист булып эшли башлый. 2005-2016 елларда «Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия»дә укый. 2016-2020 елларда Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә филолог-тәрҗемәче белгечлеген үзләштерә. 2022 елда шул ук уку йортының «Педагогика» белгечлегенең магистратурасын тәмамлый.
- Беренче шигырьләре, хикәяләре «Сабантуй» балалар газетасы һәм «Салават күпере» журналында басыла. Студент вакытында мәкаләләре «Ялкын» яшүсмерләр журналында, «Интертат» электрон газетасында, «Сәхнә» журналында, Казан федераль университетының рәсми сайтында чыга. Татар дөньясы, мәдәният, тарих, җәмгыять, яшьләр тормышы һ.б. темаларга яза. 2023 елда «Бәллүр каләм» бәйгесенең «Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе җиңүчесе.
