Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланды

0

Бүген, 12 гыйнварда, Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланып китте. Анда илебезнең барлык төбәкләреннән укучылар катнашачак. Интеллектуаль турнирны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олимпиаданың төбәк этабы үзәк предмет-методик комиссияләр әзерләгән бердәм биремнәр буенча уздырыла. 9-11 сыйныф укучылары 24 фәннән белемнәрен күрсәтәчәк.

Төбәк этабын уздыру сроклары:

  • 12 гыйнвар - икътисад белеме;
  • 13, 15 гыйнвар - биология;
  • 14, 16 гыйнвар - испан теле;
  • 17, 19 гыйнвар - информатика;
  • 20, 21 гыйнвар - тарих;
  • 22, 23 гыйнвар - химия;
  • 24 гыйнвар - рус теле;
  • 26, 27 гыйнвар - итальян һәм кытай телләре;
  • 28, 29 гыйнвар - җәмгыять белеме;
  • 30, 31 гыйнвар - физика;
  • 2, 3 февраль - математика;
  • 4, 5 февраль - немец теле;
  • 6, 7 февраль - экология;
  • 9 февраль - әдәбият;
  • 10 февраль - хокук белеме;
  • 12, 13 февраль - хезмәт (технология);
  • 14 февраль - география;
  • 16, 17 февраль - француз теле;
  • 18, 19 февраль - инглиз теле;
  • 20, 21 февраль - физик тәрбия;
  • 24, 25 февраль - астрономия;
  • 26, 27 февраль - Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре;
  • 28 февраль - сәнгать (дөньякүләм сәнгать культурасы).














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *