Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сарманда «Гасыр дискотекасы» үткәрелде

0

Берничә буынны очраштырган дискәтүккә яше дә, урта hәм өлкән яшьтәгеләр дә теләп чыкканнар иде. Бию бәйрәменә яшьләр арасында абруй казанган, күпләрнең тормышында, күңелендә якты эз калдырган Зөләйха апа килгән иде. Аның билет урынына кулга печать суккан заманнарын hәркем искә алды. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

- Дискәтүкләр кыш көне атна саен оештырылачак. Икенче атнага печате дә булыр, - дип сөендерде Зөләйха апа.

Кайчандыр дискәтүктә үзенә пар тапкан егетләр-кызлар бүгенге көндә әти-әни, әби-бабай ролендә ул-кызлары, хәтта оныклары белән чыкканнар иде. Авыллардан килүчеләр дә шактый күренде. Барысы да нәкъ менә Зөләйха апаны сагынып, аны күрергә килгәннәр. Чын мәгънәсендә, гасыр дискотекасына әверелде ул. Яшьләр исеменнән Альбина Харисова Зөләйха апага чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләге тапшырды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *