Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлеген модернизацияләячәкләр
Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлекчәсен модернизацияләргә планлаштыралар Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлеген модернизацияләргә ниятлиләр. Беренче чиратта авыл җирлекләрендәге бүлекләр яңартылачак. Бу хакта республиканың цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте.
«2026 ел дәвамында без тагын 100 почта бүлеген тәртипкә китерергә планлаштырабыз. Кечкенә авыллар өчен почта хезмәтләр, посылкалар һәм беренчел кирәк-ярак товарлары алып була торган бердәнбер урын булып тора. Почта авылны шәһәр һәм тышкы дөнья белән бәйли», – дип билгеләде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанда 1 112 почта бүлеге эшли, шуларның 852се авыл җирлегендә урнашкан. Хакимият челтәрне модернизацияләү төбәкнең социаль инфраструктурасын үстерүнең мөһим өлеше булып кала, дип ассызыклый.
2022-2025 елларда федераль программа кысаларында республикада 88 авыл почта элемтәсе бүлеге модернизацияләнде. Финанслауның гомуми күләме 449,3 млн сум тәшкил иткән.
2025 елда 30 бүлектә ремонт үткәрелгән: яртысы – Татарстан бюджеты хисабына, тагын 15е – федераль бюджет ярдәме белән. Чагыштыру өчен, 2024 елда республикада 26 почта бүлеге яңартылган.
