Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанның кар эретү станцияләренең йөкләнеше проект куәтеннән дүрт тапкырга артып киткән

0

Татарстан башкаласындагы кар эретү станцияләре гыйнвар башында проект куәтен дүрт тапкыр арттырып эшләде. Бу хакта шәһәр башлыгы Илсур Метшин Җиңү проспектындагы кар эретү пунктында узган күчмә киңәшмә вакытында әйтте, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Яңа ел каникулларының унбер көнендә ТР башкаласында айлык явым-төшем нормасының 63 проценттан артыгы яуган, шуның 50 проценты гыйнварның беренче көннәренә туры килгән. Шул ук вакытта, шәһәр администрациясе мәгълүматлары буенча, кар эретү станцияләре Казан урамнарыннан җыелган бөтен карны кабул итмәгән, ә бары тик 74 процентын – 250 мең тоннана (калганы алдан әзерләнгән вакытлы пунктларда җыелган). Коммуналь хезмәтләр кышкы сезон башыннан 340 мең тонна кар җыйган.

Моңа бәйле рәвештә мэр өстәмә кар эретү станцияләре төзергә кирәклегенә игътибар итте. Хәзер шәһәрдә сигез кар эретү пункты бар: берәр Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй урамнарында һәм Җиңү Проспектында, икесе Портовая урамында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *