Татарстанда төзелеш эшләре күләме 11 айда 900 млрд сумга якын тәшкил иткән
Татарстанда төзелеш эшләре күләме 2025 елның гыйнвар-ноябрь айларында 900 млрд сумга якын тәкән. Тармак аз гына үсеш күрсәткән (аннан алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда + 0,1 процент). Тиешле мәгълүматларны Татарстанстат хәбәр итә.
11 ай эчендә республикада 3,29 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган (2024 елның гыйнвар-ноябрь айларына карата +2,7 процент). Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары гомуми мәйданы 909,7 мең кв. метр булган 18 меңнән артык фатирны файдалануга тапшырган.
Моннан тыш, гыйнвар-ноябрь айларында Татарстан Республикасы халкы гомуми мәйданы 2,4 млн кв. метр булган 17,5 мең шәхси торак йорт төзегән, бу республикада файдалануга тапшырылган гомуми торак мәйданының 72 процентын тәшкил итә. Бер шәхси торак йортның уртача мәйданы 136 кв. метр тәшкил иткән.
