Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Сәлман Мигъраҗ кичәсенең мөселманнар өчен ни өчен әһәмиятле булуын аңлатты

0

Мигъраҗ кичәсе бу төндә берьюлы ике мөһим вакыйга булуы белән әһәмиятле. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында мөселман дин белгече һәм имам Фәрит Сәлман сөйләде.

«Беренче вакыйганы «әл-Исра» дип атыйлар, бу «төнге сәяхәт» дигәнне аңлата. Бу вакытта Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә Мәккәдән Кодүска (Иерусалимга) күченергә боерык бирелә. <...> Әл-Миграҗ – Мөхәммәд пәйгамбәрнең Иерусалимнан Аллаһы Тәгалә билгеләгән урынга күтәрелүе. Һәм нәкъ менә шул төнне Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзеннән алда килгән пәйгамбәрләр белән аралашкан – бу Ибраһим, Муса, Һарун, Адәм галәйһиссәләм һәм башкалар», - дип билгеләде ул.

Шулай ук бу төндә Аллаһы Тәгалә кешеләргә биш мәртәбә намаз укуны бурыч итеп куя.

«Бу төнне безгә биш мәртәбә намаз уку билгеләнә, һәм бу төнне Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында әңгәмә була, ә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә кадәр булганнарның берсе дә моңа лаек булмаган», – дип аңлатты хәзрәт.

Быел Мигъраҗ кичәсе 15 гыйнварда Кояш баегач керә һәм 16 гыйнварда иртәнге намазга кадәр дәвам итәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *