Россиядә яман шешне дәвалау өчен яңа дару куллана башлаганнар
Россия хастаханәләрендә онкологияне дәвалау өчен «Ракурс, 223Ra» дигән яңа дару барлыкка килде, дип Федераль медицина-биология агентлыгына сылтама белән, «Российская газета» яза.
«Препарат дәүләт теркәвен узган һәм клиник онкологиядә кулланырга рөхсәт ителгән. Беренче партия инде медицина учреждениеләренә керде», – диелә ведомствоның рәсми Telegram-каналында.
Билгеләп үтелгәнчә, «Ракурс, 223Ra» онкологик авыруларның билгеле бер төрләрен, шул исәптән сөякләрдәге метастазларны дәвалау өчен билгеләнгән.
Аны Димитровградта Россия ФМБА радиология һәм онкология Федераль фәнни-клиник үзәгендә эшләгәннәр.
