Азат Җиһаншин урынына «Татагролизинг» башлыгы итеп Рафаэль Фәттахов билгеләнде
Бүген «Татагролизинг» АҖ коллективына яңа җитәкче – Рафаэль Фәттаховны тәкъдим иттеләр. Ул моңарчы Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазифасын башкарды.
Рафаэль Фәттахов яңа вазифада Азат Җиһаншинны алмаштырды. Җиһаншин быел Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләнде. Ул предприятиене 2013 елдан бирле җитәкләде.
Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, бергә эшләгән еллар дәвамында район белән «Татагролизинг» арасында ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан, шул исәптән Биектау районын үстерү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрендә дә.
«Районыбызны һәм республикабызны үстерү эшен дәвам итәрбез һәм дуслыкны саклап калырбыз, дип өметләнәбез», - дип ассызыклады ул, Рафаэль Фәттаховка яңа эш урынында уңышлар теләп.
Фото: ТР Биектау районы матбугат хезмәте.
