Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хезмәт министрлыгы: Бер елда гаиләләргә ярдәмгә 38 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде

0

2025 елда Татарстанда гаиләләргә ярдәмгә 38 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

«Без аерым игътибарны яшь, керемнәре түбән булган, күп балалы гаиләләргә бирәбез. 2025 елда аз керемле гаиләләрдә туган балалар беренчел кирәк-яраклар комплектларын алды. 35 мең бала «Бәләкәч» программасы буенча балалар ризыгы белән тәэмин ителә. Өч яшькә кадәрге 5 меңнән артык сабый даруларга 10 мең сум акча ала», - дип билгеләп үтте ул.

Болардан тыш, авылда яшәүче1,5 мең хатын-кызы баласы тугач 50-100 мең сум акча алган.

ТР Хезмәт министрлыгы коллегиясе утырышы Казанда, Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта узды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *