Ял көннәрендә Себер антициклоны Татарстанга 30 градуслы салкыннар алып киләчәк
Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышын үзәге Көнбатыш Себер өстендә булган киң антициклон билгеләячәк. Аның йогынтысында температура фоны нык түбәнәячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.
Иртәгә, 16 гыйнварда, төбәк буенча һава температурасы төнлә һәм иртән -17дән -22 градуска кадәр, аязган вакытта түбән урыннарда -27 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез термометр баганалары -12..-17 градустан югары күтәрелмәячәк.
Шимбә һәм якшәмбе, 17-18 гыйнварда, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -19.. -26 градуска, ә аязганда -30 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава -11...-17 градус тәшкил итәчәк.
Әмма киләсе атна башында ук, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, Татарстан акрынлап җылыну алып киләчәк атмосфера фронтлары йогынтысында булачак.
Республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак, йомшак бураннар булуы ихтимал. Дүшәмбе, 19 гыйнварда, һава температурасы -6дан -11 градуска кадәр, сишәмбе, 20 гыйнварда, -4тән -9 градуска кадәр салкын булачак.
