Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ләбиб Лерон Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе турында: Фотоларда – затлы мизгелләр

0

Ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсен Лениногорск районына да алып кайтып күрсәтергә телиләр. Бу турыда фотокүргәзмә ачылышында «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон әйтте.

«Рөстәм Нәбиуллин Лениногорск районы Зәй-Каратай авылыннан. Аллаһ насыйп итсә, бу фотосурәтләрне Лениногорск районына алып кайтырга хыялланабыз», – диде ул.

Күргәзмәне «Безнең мирас» журналы «Татмедиа» белән берлектә оештырды. «Моннан 10 ел элек Рөстәм абый белән очрашканда: «Миндә тарихи фотолар бар. Шуларны тарихта калдырып булмас микән?» – дигән иде. «Рөстәм абый, алып кил. «Безнең мирас» журналында бирәбез», – дигән идем. Ул бераз сузылды. Аның вакыты җитмәгән булгандыр. Ләкин тарихи фотоларны «Безнең мирас»та һәм «Мәдәни җомга» газетасында урнаштыра башладык… Рөстәм абыйның күркәм юбилеен да искә алып, былтыр күргәзмә оештырырга дигән уй килде. Шамил Садыйков белән киңәшләштек һәм ул фатихасын бирде», – дип сөйләде ул.

Ләбиб Лерон сүзләренчә, фотокүргәзмәдә журналист төшергән фотосурәтләрнең бик аз өлеше генә күрсәтелгән. «Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Габдулла Шамуков, Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллиннар белән булган затлы мизгелләрне эләктереп калган. Монда фотоларның бер өлеше генә. Рөстәм абый Тукай бәйрәмендә күп итеп фотога төшергән. Ул Бауман урамында атна саен була торган Тукай клубы очрашуларында катнашкан. Аларның һәммәсе дә кадрда бар. Кызыклы, уникаль кадрлар», – дип сөйләде Ләбиб Лерон.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *