Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2026 елда Үзәк сайлау комиссиясенең төп эше Дәүләт Думасына сайлауларны оештыру булачак

0

2026 елда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә иң мөһим эш IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итү булачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең яңа елдагы беренче 117 нче утырышында Комиссия рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

«Тынычлык, профессиональлек, коллектив эшкә омтылу – безнең хезмәткәрләрнең бу сыйфатлары сайлау алды чорында аеруча мөһим булачак», – дип белдерә ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Кондратьев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек чорында территориаль сайлау комиссияләренең яңартылган составлары мөһим роль уйнаячагына игътибар итте. Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе төзелде, аларның рәисләре билгеләнде. ТР территориаль сайлау комиссияләренең яңа составларына 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын, 2029 елда республика Дәүләт Советы депутатларын, 2030 елда Россия Президентын һәм Татарстан Рәисен сайлауны оештырырга кирәк булачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *