Татарстанга эш сәфәре белән Максим Решетников һәм Антон Алиханов килде
Бүген Татарстанга Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов килде. «Татар-информ»га мәгълүматны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар.
Федераль министрларның эш программасында – сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыру.
