Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Казахстанда «Музыка чишмә башы: Нәҗип Җиһановның балачагы» әдәби-музыкаль кичәсе узган

0

Казахстанның Уральск шәһәрендә күренекле композитор, җәмәгать эшлеклесе һәм профессор Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары башланып киткән. Тематик чаралар циклын «Музыка чишмә башы: Нәҗип Җиһановның балачагы» әдәби-музыкаль кичәсе ачып җибәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чараны Көнбатыш Казахстан өлкәсенең иҗтимагый үсеш, мәгариф һәм мәдәният, телләрне үстерү һәм архив эше идарәләре ярдәме белән һәм Казахстан халыклары ассамблеясе катнашында «Нәҗип Җиһановның халыкара йолдызлыклары» фонды оештырган. Балалар һәм яшүсмерләр өчен очрашуда композиторның балачагы һәм яшьлеге турында тарихлар, музыкаль өзекләр, шигъри һәм документаль материаллар тәкъдим ителгән.

Шулай ук Динә Нурпиисова исемендәге балалар музыка мәктәбенең 2нче номерлы филиалында укучылар һәм педагоглар катнашында «Балачак моңнары» лекция-концерты оештырылган. Чара барышында булачак композиторның музыканы тоемлавын формалаштырган әсәрләр башкарылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *