Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Коткаручылар Мамадыш районында М12 трассасында салкында туңып беткән парга булышкан

0

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Мамадыш районында М12 трассасының 950нче чакрымында коткаручылар Төмән өлкәсеннән килгән ир белән хатынга ярдәм кулы сузган, алар машиналары ватылып калганнан соң бик нык туңган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Omoda C5 автомобиленең антифризы агып чыккан, двигателе сүнгән һәм машина кабынмаган. Салонда утырган ир белән хатын туңа башлаулары турында хәбәр иткән.

Урынга килгән коткаручылар 45 яшьлек ир‑атны һәм 43 яшьлек хатын‑кызны җылы автомобильгә күчереп утырткан, кайнар чәй эчерткән һәм алар белән бергә эвакуатор килгәнен көткән. Беркем дә зыян күрмәгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *