Актаныш районында махсус операция хәрбие никахын теркәде
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә истәлекле вакыйга булды – махсус хәрби операциядә катнашучы Зөфәр Закиров һәм аның сөйгәне Ангелина Әхмәдиеваның никахы теркәлде.
Татар Ямалы авылында туып үскән Зөфәр 2022 елдан 2024 елга кадәр хәрби хезмәттә була, Ватанны саклауда хәрби бурычын үти. Якташлары аның батырлыгы белән горурлана. Өйдә Зөфәрне Ангелина көтә – аерылышу һәм вакыт сынавын кичергән яшьләрнең хисләре үзенең ихласлыгын һәм көчен раслый.
Районның ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева яшь парларга төп гаилә документын – никах турында таныклык тапшырды.
«Бүген Зөфәр белән Ангелина өчен генә түгел, бөтен районыбыз өчен дә үзенчәлекле көн, – диде Гөлфинә Мөхәммәдиева. - Бу никах - тугрылык, мәхәббәт һәм ныклык символы».
Яшьләргә ныклы тыл, үзара ихтирам, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләп, район халкы да котлауларга кушылды.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде
Фотоларны Ләйсән Газизова тәкъдим итте.
