Арча районында «Музыкаль тукталыш» агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде
Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы «Музыкаль тукталыш» дип исемләнгән концерт программасын башлап җибәрде, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.
Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыру, аларны сәнгать белән якыннан таныштыру максатын күздә тота.
Программа кысаларында районның сәнгать осталары, төрле авылларга чыгып, тамашачыларга җыр-моңнарын, иҗади чыгышларын тәкъдим итә. Шушы көннәрдә «Музыкаль тукталыш» Алга-Көек авылында узды. Авыл халкы артистларны җылы каршы алды.
«Музыкаль тукталыш» концерт программасы алдагы көннәрдә районның башка авылларында дәвам итәчәк.
