Татарстан экспертлары студентлар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын атады
25 гыйнварда Россиядә Студентлар көнен билгеләп үттеләр, бу бәйрәм яшьләрнең ил үсешендә һәм аның киләчәген формалаштырудагы ролен искәртә.
ТР экспертлары «Эксперт клубы» мәйданчыгында студентларның шәхес буларак формалашу һәм һөнәри үсеш мәсьәләләрен, шулай ук яшьләр белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру механизмнарын тикшерде.
ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, уңышның төп факторы - белем алу (ул шәхесне, тормышка, кыенлыкларга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтне формалаштыра), шулай ук мөмкинлекләрне күрә белү сәләте һәм карарлар өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу.
Ул шулай ук Татарстан Республикасында яшьләрне социаль, иҗади һәм һөнәри яктан үстерү өчен, яшүсмерләр клублары, кванториумнар, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт һәм яшьләр үзәкләрен дә кертеп, бик күп механизмнар булдырылуына игътибар итте.
«Болар барысы да дусларың һәм өлкән яшьтәге иптәшләрең белән тирә-юньдәгеләргә ярдәм итә торган конкрет эшләрдә катнашу мөмкинлеге», - диде Тимур Сөләйманов, «Алдынгылар хәрәкәте»нең роле турында сөйләгәндә.
Фикер алышуда шулай ук «ТР Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов, «Белем» җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Алексей Зиновьев, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе, педагогика фәннәре докторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова катнашты.
