Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында афиша ясау буенча open call игълан ителде

0

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында афиша ясау буенча open call игълан ителде, дип яза «TATFORUM» телеграм-каналы.

Оештыручылар креатив дизайнерлар, иллюстраторлар һәм визуаль фикерләүчеләрне эзли. Катнашучылардан «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең асылын чагылдырган концепция һәм афиша тәкъдим итү сорала.

Идеяне визуаль образ аша ачу, фикерне аңлаешлы һәм заманча итеп җиткерү мөһим. Эшләр афиша форматында әзерләнә, файллар PDF, JPG яки PNG форматларында кабул ителә. Идеяне презентация рәвешендә дә тәкъдим итү хуплана, ди оештыручылар.

Бәйге берничә этапта узачак. Беренче этапта гаризалар 9 февральгә кадәр сылтама аша кабул ителә. Икенче этапта сайлап алынган катнашучылар белән онлайн-шалтыратып сөйләшү уздырыла. Акциянең асылы аңлатыла, техник бирем бирелә. Өченче этапта финалистлар 10 көн эчендә төп эшне башкара. Тәкъдим ителгән афишалар нигезендә 3 җиңүче билгеләнә.

Бәйгенең гомуми приз фонды — 30 000 сум. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне — 9 февраль. Эшләр 18 февральгә кадәр кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *