Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Илья Начвин 2030 елга кадәр Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасын тәкъдим итте

0

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта йомгаклау коллегиясе утырышы вакытында республикада биш елга исәпләнгән ясалма фәһемне үстерү программасын тәкъдим итте.

«Аның максаты - Татарстан Республикасында тулы канлы экосистема булдыру: биредә үзебезнең белгечләрне үстерү, куәтле инфраструктура булдыру, икътисадның һәм дәүләт идарәсенең реаль секторына технологияләрне күпләп кертү», – дип белдерде министр.

Программа дүрт блоктан (инфраструктура, кадрлар, гамәли проектлар һәм фән) тора.

Мәсәлән, «Алгарыш – ясалма фәһем » өлкәсендә элиталы кадрлар әзерләү программасы гамәлгә ашырыла башлаячак. Программаның асылы шунда, Татарстан дөньяның әйдәп баручы университетларында ясалма фәһем юнәлешләре буенча иң яхшы студентларның уку һәм яшәү чыгымнарын тулысынча күтәрә. Әмма бер шарт бар: укуын тәмамлаганнан соң белгеч Татарстанга кайта һәм ким дигәндә өч ел республика предприятиеләрендә эшли.

Министр планнары нигезендә, 2030 елга ясалма фәһем Татарстанның һәр тармагында эшләргә тиеш. Республиканың «цифрлаштыру тәрәзәсе» һәм ИТ-карарларны экспортлаучы буларак эшләве зарур, дип саный Начвин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *