Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ел башыннан Татарстан юлларында исерек машина йөртүчеләр гаебе белән өч кеше һәлак булган

0

Ел башыннан Татарстанда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

2026 ел башыннан республикада кешеләр зыян күргән барлыгы 172 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу аварияләрдә 29 кеше һәлак булган, тагын 238е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Җиде юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләр исерек булган. Алар гаебе белән өч кеше үлгән, тагын 10сы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган атнада Казан юлларында 43 исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар. Бу чорда республика башкаласында 1987 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның 15ендә кешеләр зыян күргән. Казанда бер атна эчендә теркәлгән аварияләрдә16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *