Бер тәүлектә Казанда кар чистартуга комачаулаган 140 тан артык машина эвакуацияләнгән
Казанда кар җыюга комачаулаучы автомобильләрне актив рәвештә эвакуациялиләр. Соңгы тәүлектә шәһәр урамнарыннан 138 җиңел һәм 4 йөк автомобиле чыгарылган. Бу чаралар узган җомгадан гамәлдә булган «Буран» планы кысаларында кабул ителә, дип хәбәр итәләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Дәүләт Автоинспекциясендә аңлатуларынча, дөрес куелмаган автомобильләр бөкеләр генә барлыкка китереп калмый, ә башка машина йөртүчеләргә күрү мөмкинлеген чикли һәм махсус техника йөрүгә комачаулап, җитди юл-транспорт һәлакәтләре сәбәбе була ала.
