Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда көндез 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә

0

Бүген, 4 февральдә, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә аязучан болытлы һава хакимлек итә. Төнлә ява башлаган кар көндез туктаячак.

Секундына 4-9 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Кайбер урыннарда аның тизлеге 12 метрга кадәр көчәя (ләкин Казанда түгел). Юлларда бозлавык, ә көнчыгышта кар көртләре барлыкка килә.

Төнге һәм иртәнге салкыннардан соң (көнбатыш районнарда аязганда -32 градуска кадәр) Татарстан буенча һава температурасы көндез -20..-25 градус тәшкил итәчәк. Казанда -20дән -22 градуска кадәр салкын булуы көтелә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *