Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Красноярск мәктәбендә һөҗүм вакытында биш кеше зыян күргән

0

Красноярск мәктәпләренең берсендә сигезенче сыйныф укучысы сыйныфташларына һәм педагогка һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, укучы кыз класска яна торган сыеклык сибелгән чүпрәк тотып кергән һәм аны сыйныфташлары ягына ыргыткан. Нәтиҗәдә өч бала – ике кыз һәм малай – пешкән. Шуннан соң ул чүкечкә охшаган предмет белән ике кызга һәм укытучыга суккан.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, биш балигъ булмаган бала зыян күргән. Үз чиратында, шәһәрнең баш мәгариф идарәсе укытучының да зыян күрүен хәбәр итте.

Тикшерү органнары үтерүгә һөҗүм итү, ваемсызлык һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәләре буенча җинаять эшләре кузгаткан.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *