Чистайда алтын юбилярларны хөрмәтләделәр
Чистайның никахлашу сараенда ирле-хатынлы Дияровлар алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр, дип хәбәр итә «Чистай-информ».
Шамил Камил улы һәм Валентина Федоровна икесе дә Чистайда туып үскәннәр. Икесенең дә тормыш юллары охшаш: мәктәптә укыганнар, белем алганнар. Армия хезмәтеннән соң Шамил Камил улы туган шәһәренә кайткан. 1975 елның февралендә ул Валентина Федоровна белән очраша, әлеге мөлаем кыз үзенең гүзәллеге һәм тыйнаклыгы белән аның йөрәген яулый.
Алар бергәләп озын тормыш юлы үтәләр. Шамил Камил улы үзенең тормыш юлын медицина өлкәсендә медбрат булып башлый, Валентина Федоровна сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Вакытлар узгач үз кооперативларына нигез салалар . Бүген исә алар «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү базасында балалар ялын оештыру юнәлешен үстерәләр.
Шамил Камил улы район җитәкчелеге, хезмәттәшләре, шәһәрлеләр арасында ныклы рухлы, ярдәмчел һәм намуслы булуы белән зур хөрмәткә лаек. Валентина Федоровна гаилә учагы сагында: иренә көч-куәт биреп, илһамландырып торучы һәм оныклары турында ихластан кайгыртучы да.
Аларның балалары ныклы гаилә традицияләрен дәвам итәләр. Олы кызлары Лиана әти-әнисенә өч онык бүләк иткән. Серафима һәм Самуил 1нче гимназиядә белем алалар, Дарья финанс аналитикасы белән шөгыльләнә. Уллары Тимур да өйләнгән. Аның гаиләсендә уллары Кәрим үсеп килә, диелә хәбәрдә.
