Түбән Камада, тугыз катлы йортта янгын чыгып, 58 яшьлек ир-ат һәлак булган
Түбән Камада тугыз катлы йортның бишенче катында чүп-чар белән тулган бүлмәгә ут капкан, янгында 58 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга килгән янгын сүндерүчеләр битлекләр ярдәмендә 5 кешене, шул исәптән ике баланы коткарган. Алар ялкын телләре ялмап алган бүлмәгә кергәч, аның чүп-чар белән тулуын күргән һәм хуҗаның мәетен табып алган.
Янгын микродулкынлы мичнең төзек булмавы яки ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, электр техникасының төзеклеген тикшереп торырга, балаларны караучысыз калдырмаска, шулай ук шырпы һәм тәмәке төпчеген сүндерергә кирәк. Янгын вакытында 101 яки 112 номерына шалтыратырга киңәш ителә.
