Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Кар яву вакытында Казанда 4 мең ишегалдын дүрт-биш тапкыр җыештырырга туры килгән

0

Татарстан башкаласында ун көн эчендә, 27 гыйнвардан 4 февральгә кадәр, 4176 ишегалдының күбесе дүрт-биш тапкыр кардан чистартылган. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның барлык ишегалларының гомуми мәйданы – якынча 9,3 млн кв.метр. Шул рәвешле, ун көн эчендә торак оешмалары 40 млн кв.метрдан артык территорияне җыештырган. Бу якынча 5,6 мең футбол кыры, дип расладылар шәһәр администрациясендә

Шул ук вакытта ишегаллары көн саен читартылмаган. Эш шунда, кайбер урам җыештыручыларга бердән артык ишегалды беркетелгән, ә көн саен берничә ишегалды территориясен чистарту физик яктан мөмкин түгел. Шәһәрдә торак оешмалары көненә уртача 3,5 меңгә якын ишегалдында җыештыру эшләре башкара, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

ТР башкаласындагы ишегалды территорияләрен җыештыру өчен барлыгы 1330 урам җыештыручы һәм 80 төрле эшче җәлеп ителгән. Шәһәрдә 1084 түбә чистартылган, өстәвенә биеклекләрдә 124 альпинист эшләгән. Ишегалларын кардан чистартуда 240 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *