Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан

0

Ел башыннан Татарстанда 294 янгын булган - бу узган елның шушы чорына караганда 12,6 процентка күбрәк. 21 кеше һәлак булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 13 кә күбрәк. Бу хакта «Татар‑информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Республиканың 27 районында янгыннар саны арткан. Шул ук вакытта 11 районда һәлак булучылар саны үскән. Иң күп һәлак булучылар Әлмәт, Алабуга районнарында һәм Казанда», - дип билгеләде ул.

Быелгы янгыннарның төп сәбәпләре – төзек булмаган электр җиһазлары һәм ут белән саксыз эш итү.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *