Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

ТР Рәисе «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тәкъдим итүдә катнашты

0

«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тәкъдим итү Җиддәдә узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Казанга әлеге исем биргәннәре өчен ИСЕСКО һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына аерым рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, республика Россия белән ислам дөньясы арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгыту эшендә ярдәмне югары бәяли.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, аларның ике миллионнан артыгы – Татарстанда. Аның сүзләренчә, бүген ил мөселман дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә һәм Ислам дөньясында зур абруй казанган. Татарстан, күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, әлеге багланышларны ныгытуга өлеш кертү мөмкинлеге белән горурлана.

«Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елының рәсми ачылышы 14 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узачак.

Ел программасында дөньяны Татарстанның бай тарихы, күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук республиканың һәм аның башкаласының мәдәният өлкәсендәге заманча үсеше белән таныштыручы күп кенә чаралар үткәрү каралган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *