Казанда Беломорская урамындагы йорт түбәсенең бер өлеше ишелгән
Бүген Казанда Беломорская урамындагы 71а йортта ике подъезд өстендә түбә ишелгән. Беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе хәбәр итә.
Йорт 1964 елда төзелгән биш катлы хрущевка. Идарәче компания шунда ук торгызу эшләрен башлады. Белгечләр билгеләп үткәнчә, алга таба җимерелү куркынычы юк.
Хәзерге вакытта йортта үзәк җылыту системасы торгызылган, түбә ишелгән ике подъездда җылылык җибәрү эшләре дәвам итә.
