2026 елдан Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визасыз режим эшли башларга мөмкин
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Иннопром. Согуд Гарәбстаны» Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешү 2026 елның икенче яртысында үз көченә керергә мөмкин, дип хәбәр итте. Бу хакта ТАСС яза.
Алиханов ачыклык керткәнчә, документ узган елның декабрендә имзаланган. Ул шулай ук барлык кирәкле процедураларны исәпкә алып, ратификацияне дә кертеп, килешү агымдагы елның уртасында яки икенче яртысында эшли башлаячагына ышаныч белдерде.
Әлеге килешү барлык типтагы паспортларның хуҗалары өчен визаларны тулысынча гамәлдән чыгаруны күздә тота. Ул 2025 елның декабрь башында Россия-Согуд эшлекле форумында төзелде. Россия ягыннан аны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак имзалады, Согуд ягыннан — тышкы эшләр министры принц Фейсал бен Фархан Әл Сауд.
