Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Татар рухы һәм каләм» гомумроссия конкурсы башланды

0

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гаризалар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2026 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо»гомумроссия конкурсына» дигән тамга белән konkurs_tatarruhi@mail.ru электрон почта адресына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум, 4 урын – 15 000 сум.) «Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *