Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

2025 елда Татарстанда ислам финанслары катнашындагы килешүләр күләме алты тапкыр арткан

0

Фото: ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстанда ислам (партнерлык) финанславы катнашындагы килешүләр күләме, 2024 ел белән чагыштырганда, узган ел алты мәртәбә арткан. ТР Премьер-министры урынбасары –икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Икътисад министрлыгының Казанда узган йомгаклау коллегиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Узган ел җәлеп ителгән акчалар күләме алты тапкыр артты, 35тән артык финанс продукты сатыла, капитал базары актив рәвештә үсә», – диде министр.

Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, 2025 елда федераль дәрәҗәдә партнерлык финанславы буенча экспериментны тагын өч елга, 2028 елның сентябренә кадәр озайту турында карар кабул ителгән.

«Экспериментның мөһим максаты - халыкара инвестицияләр җәлеп итү», - дип белдерде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елның декабрендә Казанда БДБ территориясендә беренче AAOIFI вәкиллеге – Ислам финанс институтларының бухгалтерлык хисабы һәм аудиты оешмасы ачылды. Үзәк Россиядә һәм БДБ илләрендә партнерлык финанслары стандартларын үстерәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *