Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Гәүһәр» фестивалендә 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша

0

Казанда 12 февраль көнне «Сәйдәш» концертлар залында узачак IV «Гәүһәр» балалар фестиваленә әзерлек бара. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова проектның барлыкка килү тарихы һәм быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.

Проектның тамырлары 2021 елның сентябренә, Кабан күле буенда узган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларына барып тоташа. Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бию хәрәкәтләре аша телне өйрәтү идеясе нәкъ менә шунда туа.

«Мин шунда «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не җәй көне генә түгел, ә мәктәпләрдә дә дәвам итеп буладыр, дип уйладым. Әлеге идея белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов янына килгәч, ул сөйләм телен дә кертергә кирәклеген билгеләде. Шулай итеп, сентябрьдән ике юнәлешне мәктәпләргә керттек, педагогларны җибәрдек », – дип искә алды ул.

Проектның фестиваль форматына күчүенә 180нче мәктәп педагогы, хәзерге вакытта проектның режиссеры Алия Фәйзрахманова зур өлеш кертә. Ул башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак зур концерт оештыра. Киләсе елны инде проектның үз исеме – «Гәүһәр» һәм гимны барлыкка килә.

«Фестиваль 2 елны да «Чулпан» мәдәният йортында узды. Ләкин узган елны без балаларның «Чулпан»га сыймавын аңладык, чөнки финалга 500 бала уза. Шуңа күрә без хәзер «Сәйдәш» концертлар залына күчтек», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Гәүһәр» фестивалендә 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы катнаша. Бу – барлык татар телле мәктәпләр һәм берничә рус мәктәпләре. Казанның 86 татар балалар бакчасы арасыннан иң яхшы дип табылган 20се сайлап алынган.

Проектның төп шарты – барлык дәресләр дә (хореография, сүз сәнгате, вокал, уен коралларында уйнау һәм курчак театры) бары тик татар телендә генә алып барылырга тиеш. Бу балаларга телне табигый мохиттә, иҗат аша үзләштерергә ярдәм итә. Дәресләрне танылган артистлар, хореографлар, дикторлар һәм музыкантлар алып бара.

  • 2022 елдан башлап Казан Мэриясе тарафыннан оештырылучы «Гәүһәр» проектында мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хореография, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау серләренә төшенәләр. Дәресләрне танылган артистлар, хореографлар, дикторлар һәм музыкантлар алып бара. Еллык программаның нәтиҗәсе буларак, укучылар үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим иткән масштаблы йомгаклау концерты оештырыла.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *