Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Захарова: Социаль ятимлек очракларының 90 проценты ата-аналарның эчкечелеге белән бәйле

0

Социаль ятимлек очраклары еш кына ата-аналарның эчкечелеге белән бәйле. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Аеклык ноктасы» проекты моннан ун ел элек Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла башлады. Ул социаль ятимлекне профилактикалауга юнәлдерелгән. Бу эчкечелектән интегүче ата-аналарны дәвалый торган ниндидер медицина программасы гына түгел. Бу нәкъ менә гаиләне саклау һәм безнең балаларның хокукларын яклау институты», - диде балалар омбудсмены.

Бүген социаль ятимлек өстенлек итә - бу ата-аналары исән килеш тә балалар әти-әни кайгыртуыннан мәхрүм булган очраклар, дип өстәде ул.

«Практика күрсәткәнчә, мондый балаларның 90 процентының диярлек ата-аналары эчкечелектән интегә. Проект башланганда анда 45 әни катнашты, Бүген 200гә якын хатын-кыз дәвалана», - дип өстәде Светлана Захарова.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *