Казан пенсионерын алдаган мошенникларның 22 яшьлек курьерын тотканнар
Полиция хезмәткәрләре Казанда 76 яшьлек хатын-кыздан 260 мең сум акча урлаган мошенникларның курьерын тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Телефон мошенниклары пенсионерга шалтыраткан һәм акча алырга килгән курьер кызга 260 мең сум бирергә күндергән.
«Оператив-эзләү чаралары барышында мошенниклар курьерының шәхесе ачыкланды. Ул 22 яшьлек кыз булып чыкты», - дип белдерделәр ведомствода.
Ул үз гаебен тулысынча таныды. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
