Путин КФУ галимен һәм Татарстанда «Юнармия» штабы башлыгын бүләкләр белән билгеләп үтте
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан да ике вәкил бар. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты кафедра мөдире Фәрит Әүхәдиевкә «Россиянең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Указда галимнең әлеге исемгә фәнне үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булуы билгеләп үтелә.
«Юнармия» хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге штабы башлыгы Александр Бородин Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Документта әлеге бүләк актив иҗтимагый эшчәнлек һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә өлеш керткән өчен тапшырыла диелгән.
