Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

ДРКБ 2026 елга яңа бурычлар билгеләде: балалар табибына акча түләп йөрүләр бетәрме?

0

Яңа туган сабыйлар үлеме буенча иң түбән күрсәткечкә ирешелгән

Төп доклад белән баш табиб Айрат Зыятдинов хисап тотты.

Татарстанда яңа туган балалар үлеме буенча 2025 елда рекорд дәрәҗәсендә түбән нәтиҗәгә ирешелгән. Соңгы биш елда яңа туган балалар үлеме ике тапкыр кимегән.

«План буенча 2,4 промилле күрсәткеченә төшү бурычы куелган иде, аннан да түбәнрәк - 1,9 промилле булды. Россия күләмендә Татарстан бу күрсәткеч буенча 3нче урында», – диде баш табиб. 2024 елда яңа туган сабый үлеме 4 промилле тәшкил иткән.

«2025 ел ДРКБ коллективы өчен яңа казанышлар елы булды. Без Татарстанда һәм илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәттек, яңа дәвалау алымнары керттек, уникаль операцияләр ясадык», – диде баш табиб.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Айрат Зыятдинов сүзләренчә, нарасыйларның 60 процентының тууга озак вакыт үтмәстән гомере өзелә. Мондый очракларны мөмкин кадәр киметүдә ул зәгыйфьлек белән туган балаларга хирургия ярдәменең тулы циклын булдыруда һәм феталь хирургия әһәмиятендә күрә. Феталь хирургия дигәндә, ана карынында вакытта ук үсештәге кайбер тайпылышларны төзәтүне аңларга кирәк.

Бер яшькә кадәр балалар үлеме 2,5 тапкыр кимегән

Бер яшькә кадәр балалар үлеме дә 2,5 тапкыр кимегән. Айрат Зыятдинов әйтүенчә, хастаханәләрдә үлмәгән балалар турында сүз бара. Баш табиб бу җәһәттән клиниканың кураторлык хезмәте ролен билгеләп узды. Хастаханәнең тугыз кураторы Татарстанда бер яшькәчә балаларның сәламәтлек торышын кайгырткан, күзәтчелек иткән.

«2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан балалар үлемендә түбән күрсәткечкә ирешү ягыннан Россия Федерациясендә икенче урында», – дип билгеләп узды баш табиб. Соңгы биш елда ул 1,8 мәртәбә кимегән.

Узган елда 12 бала үз гомерен үзе кыйган

Уңай күрсәткечләр булган кебек, күңелне тырный торган тискәре саннар да әйтелде. Яшүсмерләр үлемендә арту күзәтелә. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 34 очрак тәшил итә.

Үсмерләрнең үлеме, беренче чиратта, юл һәлакәтләре белән бәйле. Шул ук вакытта, тәрәзәләрдән егылып төшү сәбәпле үлем очраклары кимегән.

Узган 2025 елда балаларның үз-үзенә кул салуына бәйле 12 очрак теркәлгән – алдагы елга караганда кимрәк, 2024 елда шундый 14 очрак булган. Тәмамланмаган суицид сәбәбе белән былтыр Республика балалар клиник хастаханәсенә 100 мөрәҗәгать булганы билгеле.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Айрат Зыятдинов сүзләренчә, ахырына җиткерелмәгән суицидларның яртысы 14-15 яшьлек балаларга туры килә. «Медицина-социаль һәм психологик хезмәт белгечләре балаларның үзләренә кул салырга теләү сәбәпләрен өйрәнү буенча ведомствоара эш алып бара. Социаль куркыныч хәлдәге балалар белән эшлиләр. Балалар һәм үсмерләрнең үзләренә зыян салу очраклары борчый», – диде Айрат Зыятдинов.

Баш табиб сүзләренчә, ел саен балаларның психоактив матдәләр куллануы белән бәйле 200дән артык очрак теркәлә. Балаларның алкоголь һәм наркотик кулланган халәттә хастаханәгә мөрәҗәгать итүе буенча 134 очрак теркәлгән. Ведомствоара исәпкә балигъ булмаган 95 бала куелган.

«Балалар һәм үсмерләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу максатыннан бердәм план төзү өчен, бу проблеманы ведомствоара дәрәҗәгә чыгарырга тәкъдим итәм», – диде Айрат Зыятдинов.

«Баш учреждениенең кабул итү бүлегендә табибларга эш йөкләнеше зур»

Айрат Зыятдинов поликлиникаларда һәм хастаханәнең кабул итү бүлегенә күпләп мөрәҗәгатьләр килү аркасында эш йөкләнеше югары булуын билгеләп үтте. Балалар табибларына төшкән эш күләмен ерып чыгу өчен табиблар саны чагыштырмача артуы да сөендерә. Табиблар белән тәэмин ителеш хәзер 92 процент дәрәҗәсендә, урта медицина персоналы саны 90 процентка җиткән.

«Баш учреждениенең кабул итү бүлегендә табибларга эш йөкләнеше зур. 2025 елда мөрәҗәгатьләр 3,5 меңгә арткан – тәүлегенә 500ләп бала», – диде баш табиб. Кайчагында табибларның тәүлегенә 1000ләп бала кабул иткән очраклар да була икән. 2025 елда хастаханәгә барлыгы 153 мең нәни пациентны ата-аналары табибларга ярдәм сорап алып килгән.

Ул ДРКБ сырхауханәсендә кабул итүләр вакытында 1,5 меңләп балада генетик тайпылышларга шик туганын әйтте. Нәселдән күчкән авыруга шик белән аларның 200дән артыгы Мәскәүгә Бочков исемендәге Медицина-генетика үзәгенә юлланган.

Шулай ук, ДРКБның Бигичев урамында урнашкан 3нче сырхауханәсенә дә мөрәҗәгатьләр артуы күзәтелә. Бу микрорайонда халык икеләтә артуы белән бәйле. Баш табиб сүзләренчә, әлеге поликлиниканың матди-техник базасын яңартуга ихтыяҗ бар.

2025 елда Республика балалар хастаханәсенә 146 миллион сумлык медицина җиһазлары кайтарылган. 128 җайланманы хәйриячеләр бүләк иткән. Ангиография системасы һәм ясалма кан әйләнеше аппараты кайтарылганы өчен баш табиб коллектив исеменнән Татарстан Рәисе һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтен җиткерде.

Баш табиб узган елда Вишневка бистәсендә Гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге ачылганын әйтте. Иннополиста, ремонттан соң, балалар сырхауханәсе үз ишекләрен ачкан.

2025 елда балаларга барлыгы 14 меңнән артык операция үткәрелгән

Узган елда хастаханәдә уникаль, югары технологияле операцияләрне исәпкә алып, барлыгы 14 меңнән артык операция үткәрелгән. Иң күбе урология һәм оториноларингология бүлекләрендә.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Югары технологияле медицина ярдәме күләме буенча онкология, кардиохирургия һәм нейрохирургия юнәлешләре – беренче өч урында. «Бер ел эчендә югары технологияле медицина ярдәме 1861 пациентка күрсәтелгән, аларның 55е – башка төбәк балалары», – диде Айрат Зыятдинов.

Клиника бик катлаулы операцияләр ясавы белән дә мактауга лаек. Табиблар күзендә патология булган баланың күз басымын киметү буенча уникаль операция ясаган. Йогышлы тартышу авыруы (столбняк), аутоиммун авыру белән туган балаларны дәвалау уникаль очраклар булып санала.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Баш табиб махсус хәрби операция зонасында клиникадан дүрт кеше эшләвен әйтеп узды. «Бүген дүрт хезмәткәребез шунда – травматолог-ортопед, лаборатория технигы, анестезист шәфкать туташы, слесарь-сантехник. Рубежное шәһәре хастаханәсенә 2025 елда ике педиатрыбыз командировкага юлланган иде», – дип белдерде.

«Балаларга түләүле медицина ярдәме күрсәтү безнең эш өлкәсеннән китәргә тиеш»

Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтүенчә, ДРКБның узган елгы казанышлары турында сөйләгәндә, иж элек, яңа туган сабыйлар һәм бер яшькәчә балалар үлеме кимүе турында әйтергә кирәк. Ләкин проблемалы мәсьәләләр дә юк түгел.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Альмир Абашев балалар табибларын түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән читләшә барырга өндәде.

«Хәзерге демографик вазгыятьтә ата-аналар медицина ярдәме үтемле булуын тоярга тиеш. Балаларга түләүле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре акрынлап көн үзәгеннән, безнең эш өлкәсеннән китәргә тиеш. Чынлыкта без күрәбез: ата-аналар гаиләне ишәйтергә телгәндә, укыту, медицина ярдәмен күздә тотып, бала табу күпмегә төшәчәген уйлый», – диде министр. Ул, шул рәвешле, ата-аналарның бала үстерү чыгымнары аз булмавын аңлавына ишарәләде.

«Әйе, бюджет, нормативлар да бар, ләкин барыбер балалар – гаиләнең кыйммәте, бала һәр ата-ана өчен кадерле. Ата-аналар моны сизәргә тиеш», – дип әйтте.

Министр Республика балалар клиник хастаханәсе иганәчеләренә, хәйриячеләренә балаларны дәвалауда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Сез зур эш башкарасыз», – диде министр.

«100ләп бала үзенә кул салырга омтылган булган. Бу мөһим социаль проблема. Бәлки, безгә Балигъ булмаган балалар эшләре буенча республика комиссиясенә ДРКБның психиатрия хезмәте белгечләрен дә кертергәдер, алар вазгыятькә анализ ясаганда булышыр иде», – дигән фикердә министр.

Ул, шулай ук, иң авыр суицид очраклары турында табиблар кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тиешлекләрен искәртте.

Утырышта, шулай ук, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов катнашты. Аның сүзләренчә, ДРКБның абруе зур булуын ата-аналарның мөрәҗәгатьләреннән дә, бәяләмәсеннән дә аңлап була. «Клиниканың абруе бәхәссез, ләкин медицина персоналына эш йөкләнеше югары инде, сүз дә юк», – диде.

2026 елга бурычлар

Быелгы планнарга килгәндә, хастаханә коллективы яңа федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда актив төстә катнашырга җыена. Яңа туган сабыйлар үлемендә түбән күрсәткечләрне саклап калу, яшүсмерләр үлемен киметү, неонаталь хирургияне үстерү, балалар һәм үсмерләрдә сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү, медицина ярдәме сыйфаты һәм үтемлелеген арттыру, клиниканың фәнни-технологик үсешен дәвам итү, ясалма фәһем мөмкинлекләрен кертү, җиһазларны яңарту кебек бурычлар тора.

Шулай ук, 2026 елда ДРКБ базасында йөрәк ритмы тайпылышларын хирургия юлы белән дәвалау буенча республика үзәген булдыру ниятләнә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *