Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Фираз Харисов белән очрашу узды

0

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов быел нигез салынган яңа традиция турында сөйләде. Бу хакта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«8 февральдә Россиядә фән көне билгеләп үтелә. Безнең университетта атна буена әлеге вакыйгага багышланган чаралар барачак. Быелдан башлап без югары уку йортларында эшләүче фәнни династияләр вәкилләре белән очрашулар үткәрә башлыйбыз», – диде ул.

Беренче кунак РФ Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, ТР атказанган фән эшлеклесе Фираз Харисов булган. Аның гаиләсе фән белән бәйле. Династиягә исә аның әнисе Газимә Харисова нигез сала, ул күп еллар дәвамында тәрбияче булып эшли.

Фираз Харисовның хатыны Чулпан Мөхәррәм кызы – педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты, Татарстанның мактаулы мәгариф остазы.

Балалары – династиянең лаеклы дәвамчылары. Улы Илшат Харисов КФУ, МДУны тәмамлый, Гарвардта стажировка уза, Делида (Һиндстан) G20 дөнья лидерлары очрашуы вакытында пленар утырышта катнаша. Кызы Гөлшат Шакирова психология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, Россия психология җәмгыяте әгъзасы.

Фираз Фәхраз улы – 100 дән артык монография, уку программалары, дәреслекләр, методик кулланмалар, сүзлекләр һәм 500 дән артык мәкалә авторы. 20 елдан артык Казан федераль университетының кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы булып тора. Аның җитәкчелегендә 6 аспирант үзләренең кандидатлык диссертацияләрен яклады.

«Беркем дә галим яки инженер булып тумый. Әлбәттә, ниндидер геннар да бар, әмма беренче урында тырыш хезмәт тора. Ялкауланырга кирәкми, күбрәк укыгыз. Эшләрне конференциягә җибәрегез, анда катнашып сез эшкә өйрәнерсез. Шулай итеп, киләчәктә сез үз халкыгызның бөек кешеләре була алырсыз», - дип мөрәҗәгать итте студентларга Фираз Фәхразович.

Очрашу укучыларны яңа максатларга рухландырды, диелә хәбәрдә















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *